news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда полилингваль белем бирү комплекслары төзү турында киңәшмә үткәрде

Полилингваль комплексларда укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак.

Миңнеханов Татарстанда полилингваль белем бирү комплекслары төзү турында киңәшмә үткәрде
tatarstan.ru

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада полилингваль белем бирү комплекслары төзү турында киңәшмә үткәрде. Полилингваль комплексларда укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Киңәшмәдә катнашучылар тиз үсеш кичерә торган җәмгыять шартларына җавап бирүче заманча полилингваль белем бирү комплексы мәсьәләсе буенча фикер алышты. Полилингваль белем бирү оешмалары челтәрен формалаштыру, финанслау һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Полилингваль комплексларның максаты – рус, татар һәм инглиз телләрендә көндәшлеккә сәләтле белем бирүне тәэмин итү, нәтиҗәле алымнар куллану, укучылар үзләренең, башка халыкларның мәдәниятләрен белә һәм аңлый, мәдәни, телләр төрлелеген хөрмәт итә торган мәктәпләргә әверелү. Бу комплекслар ЮНЕСКО Ассоциацияләшкән мәктәпләр халыкара системасы белән хезмәттәшлек итәр дип көтелә.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Татарстанның кайбер министрлыклары, ведомстволары һәм белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100