news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстанда БДБ Уеннарын оештыру комитетын төзү турындагы указны имзалады

Казанда уеннарга әзерлек буенча комитет составына, ТР Президенты белән бергә, барлыгы 35 кеше керде.

Миңнеханов Татарстанда БДБ Уеннарын оештыру комитетын төзү турындагы указны имзалады

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда беренче БДБ илләре Уеннарына әзерлек һәм үткәрү буенча республика оештыру комитетын төзү турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ Татарстанның рәсми порталында дөнья күргән.

Оештыру комитетының бурычы чаралар планын әзерләү, аның үтәлешенә анализ ясау һәм контрольдә тотуны тәэмин итү, шулай ук хакимият органнары һәм иҗтимагый берләшмәләрнең үзара бәйләнешен оештырудан гыйбарәт.

Оештыру комитетына барлыгы 35 кеше керде, аның рәисе – Рөстәм Миңнеханов үзе. ТР Президентыннан тыш, комитет составында ТР спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, Идел буе спорт академиясе ректоры Йосыф Якупов һ.б. бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot