Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Татарстанда башкарылачак эшләр күп очракта яшьләр активлыгына бәйле
Бөгелмәдә «Яшьләр вакыты» автобус туры» республика акциясендә катнашучылар Татарстан Республикасы Президентына үз проектларын тәкъдим итте.
(Бөгелмә, 10 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда алга таба башкарылачак барлык эшләр күп очракта яшьләр активлыгына бәйле. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә «Яшьләр вакыты» автобус туры» республика акциясендә катнашучылар белән очрашуда белдерде.
Бөгелмә Яшьләр сараенда Татарстанның төрле муниципаль берәмлекләреннән егермедән артык проект тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов әйтелгән проблемаларның актуальлеген билгеләп үтте һәм проектларга ярдәм итәргә вәгъдә итте.
«Без докладларны тыңладык. Алар барысы да язмыш хәлиткеч, дип әйтер идем. Зиратлар буенча зур эшләр башкарыла, без аларны шул исәптән үзара салым программасы буенча да тәртипкә китерергә тырышачакбыз. Әмма иң мөһиме — кем, кайда һәм кайчан җирләнгәнен белү мөмкинлеге булу. Мондый проект кирәк, һәм без аны хупларбыз. Кешеләрнең сәламәтлеге буенча да яшьләр актуаль тема тәкъдим итә», — диде Татарстан Республикасы Президенты.
Аның сүзләренчә, «проблемалар билгеле, әмма аларны яшьләр яңгыратканда, алар бөтенләй башкача кабул ителә».
«Шуңа күрә сезнең активлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бездә Яшьләр эшләре буенча министрлыгы төзү турында карар юкка гына кабул ителмәде. Яшьләр — безнең киләчәгебез. Бүген Татарстан — күп программалар буенча лидер. Һәм республика үсеше дәвам итәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз