news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстанда 2021 елда нефть чыгару күләме 34,5 млн тонна тәшкил итәчәк

Быел республикада 20 млн тоннага якын нефть эшкәртү планлаштырыла, диде ул.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның нефть-газ комплексы быел 2,4 трлн сумлык продукция җитештерәчәк — республика сәнәгать җитештерүенең гомуми күләмендә аның өлеше 63 процентка җитәчәк.

«Быел 34,5 млн тонна нефть чыгарыла. Әгәр „ОПЕК плюс“ ягыннан чикләүләр булмаса, ул күбрәк булыр иде», — диде Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда.

Аның сүзләренчә, ТАНЕКО комплексы бик тиз үсә. Шушы көннәрдә өч яңа җайланма комплекслы сынау уза, быел 7 яңа производство эшли башлады.

Быел республикада 20 млн тоннага якын нефть эшкәртү планлаштырыла, диде ул. «Гомумән безнең потенциал — без хәзер үк 22-23 млн тоннага чыгарга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100