news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан - яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе булып санала ала

Республика Президенты «Бердәм Россия» төбәк бүлеге конференциясендә чыгыш ясады.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан лаеклы рәвештә яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе санала ала. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» төбәк бүлегенең 32нче конференциясендә белдерде.

«Без яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе булып саналырга мөмкин булган көчле һәм чәчәк атучы республикада яшибез. Без Россия Президенты Владимир Путинга безнең барлык проектларга ярдәм иткәне өчен рәхмәтле. Без кирәкле ресурсларга, тәҗрибәгә, көчле кадрларга ия һәм программаларның үтәләчәгенә ышанабыз», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелегенең максатлары «гади һәм төгәл» дип өстәде. Аерым алганда, аның фикеренчә, татарстанлыларның киләчәген республика белән ышанычлы бәйләүләренә ирешергә кирәк.

«Без өлкән буынның казанышларын тиешенчә арттырырга тиеш. Яшьләр өчен перспективалы шартлар тудырырга, аларның ата-бабалары тырышлыгы бушка китмәсен өчен, яшьләр дә гомер буе республиканы яратуны һәм кайгыртуны үз балалары һәм оныклары хакына гына дәвам итәргә тиеш. Татарстан Республикасының көче дәвамлылык булуда», — диде Татарстан Президенты.

Казанда «Бердәм Россия» Татарстан бүлекчәсенең 32нче конференциясе уза. Анда 161 делегат катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100