news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан Япония компаниясенә производствоны оештыруда ярдәм итәргә әзер

Әңгәмә барышында ТР Президенты кунакларга Россиянең нык үсеш алган төбәге буларак Татарстан белән кызыксынганнары өчен рәхмәт белдерде.

Миңнеханов: Татарстан Япония компаниясенә производствоны оештыруда ярдәм итәргә әзер
tatarstan.ru

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең JFR Co., Ltd компаниясе җитәкчелеген производствоны оештыруда республиканың тиешле ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикада мәйданчыклар бик күп, сез аларда үзегезнең производствоны оештыра аласыз. Үз инфраструктурасы булган һәм преференцияләргә ия «Алабуга» махсус икътисади зонасы сезнең өчен өстенлек булып торуын әйттеләр инде. Республика сезгә тиешле ярдәм күрсәтергә әзер», - дип искәртте ТР Президенты.

Япониянең JFR Co., Ltd һәм Syngen Biotech фирмалары җитәкчеләре белән очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Әңгәмә барышында Миңнеханов кунакларга Россиянең нык үсеш алган төбәге буларак Татарстан белән кызыксынганнары өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың Россия-Япония мөнәсәбәтләре кысаларында Япония белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирүен искәртте.

JFR Co., Ltd халыкара биотехнологик компаниясе хайваннар һәм кешеләр өчен пробиотиклар, шулай ук терлекчелек биналарыннан агып чыккан пычрак суларны чистарту буенча махсус системалар җитештерү һәм протеин күләме югары булган терлек азыгының үзләштерелүчәнлеген арттыра торган технологияләр төзү белән шөгыльләнә.

  • Япония делегациясе Татарстанга 30 ноябрьдә килде. Делегация әгъзалары «Алабуга» махсус икътисади зонасында булды, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КХТИ), Казан федераль университеты, «Татхимфармпрепараты» һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыятьләре белгечләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрде инде.
  • Бу - JFR Co., Ltd һәм Syngen Biotech компанияләре вәкилләренең бер ел эчендә республикага ясаган өченче визиты. Алдагы сәфәрләрдә шул исәптән КФУ белән хезмәттәшлек турында меморандум төзелде. JFR Co., Ltd компаниясе Россиядәге беренче офисын Казанда ачарга ниятли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100