Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Татарстан узышчылары ел саен югары осталык дәрәҗәсен күрсәтәләр
Ул барлык спортчыларга да зур җиңүләр, шулай ук нык һәм көчле булырга теләде һәм сезонның иң яхшы узышчыларын бүләкләде.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда 26 нчы автоспорт сезонына йомгак ясалды. Чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР узышчыларының казанышларын искә төшерде, аларны сезонны ябу белән котлады һәм иң яхшыларны бүләкләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең узышчылар ел саен үзләренең һөнәри осталыкларын исбатлыйлар. Безнең көндәшлек көчле булуы куандыра: гамәлдәге чемпионнар үз позицияләреннән тайпылмый, талантлы, яшь һәм кыю спортчылар үсә», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, һәр сезон уникаль, ә һәр җиңү — спортчының, тренерның һәм бөтен команданың тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Президент «КАМАЗ-мастер» командасын аерым искә алды, ул ел саен дәрәҗәле ярышларда җиңүче була. «Бу — Дмитрий Сотников, Антон Шибалов һәм Айрат Мәрдиев экипажлары», — дип санап үтте ТР Президенты.
Ул барлык спортчыларга да зур җиңүләр, шулай ук нык һәм көчле булырга теләде һәм сезонның иң яхшы узышчыларын бүләкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз