news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстан төзелешләрендә җирле материалны киңрәк кулланырга тәкъдим итте

Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышын уздырды.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле материалларны республика төзелешләрендә киңрәк кулланырга тәкъдим итте. Ул моны «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышында әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кукмара таш фабрикасы турында «Оста һәм таш индустриясе» ҖЧҖ директоры Илнар Гыйләҗев сөйләде. Ул гранит вакланмасын бетоннан 20 процентка арзанрак булуына һәм озак вакытка хезмәт итүенә игътибарны юнәлтте.

Завод тарафыннан башкарылган проектлар арасында Кабан күле яр буе, Казанның «Мәрҗани» мәчете һәм Мәскәү метрополитены станцияләре бар. Предприятие киләсе елда таш эшкәртү цехын эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Продукциянең сыйфатын арттыру өчен Италия һәм Скандинавия илләреннән белгечләр җәлеп ителә.

«Россия буенча караганда Татарстан натураль таш куллануның 3 процентын гына били. Мәскәүдән калышмыйча, максималь күләмдә гранит куллану теләге бар. Кукмара фабрикасы - Идел буенда иң зурларның берсе», - дип искәртте докладчы.

«Бу дөнья дәрәҗәсендәге продукция эшләүче заманча завод. Республика төзелешләрендә җирле материалларны мөмкин кадәр күбрәк кулланырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot