news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан - Төркия белән хезмәттәшлектә алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия һәм Төркия компанияләре арасында берничә килешүгә кул куелды.

Миңнеханов: Татарстан - Төркия белән хезмәттәшлектә алдынгы төбәкләрнең берсе
tatarstan.ru

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Татарстан Төркия белән сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлек буенча Россия Федерациясендә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Сәнәгый хезмәттәшлек: яңа бурычлар һәм проектлар” Россия-Төркия сәнәгать форумы сессиясенең пленар утырышында әйтте. Республика башлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Чара Екатеринбургта “Иннопром-2019” халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында булды. Сессиядә Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Төркиянең сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлгән хезмәттәшлекне үстерүгә Татарстанның зур игътибар бирүен әйтте. Ул үзара хезмәттәшлеккә уңайлы шартлар тудырган өчен Россия Президенты Владимир Путинга һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешүнең гамәлдә булуын әйтте. Казанда Төркиянең Генераль консуллыгы, ә Стамбулда Татарстан вәкиллеге уңышлы эшләп килә. Казан Төркиядәге берничә шәһәр белән тугандаш мөнәсәбәтләргә ия. 17 муниципальара килешү төзелгән. Татарстан белән Төркия арасында көн саен даими авиарейслар башкарыла.

Рөстәм Миңнеханов Төркия компанияләренең республикадагы эшчәнлеге турында сөйләде. Бүгенге көндә “Алабуга” махсус икътисади зонасында "Кастамону Энтегре", "Хаят Кимья", "Шишеджам" – "Тракья Гласс", "Шишеджам" – "Аутоматив Гласс", "Джошкуноз", "Дизайн Групп” югары технологияле заводлары уңышлы эшләп килә.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов, Денис Мантуров һәм Мостафа Варанк катнашында Россия һәм Төркия компанияләре арасында берничә килешүгә кул куелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100