news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан - Россиядә нефть эшкәртә торган төп регионнарның берсе

"Татарстан нефтьчеләре һәм газчылары ватаныбыз нефть-газ сәнәгате үсешенә гаять зур өлеш кертте", ди Рөстәм Миңнеханов.

Миңнеханов: Татарстан - Россиядә нефть эшкәртә торган төп регионнарның берсе
tatarstan.ru

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). 75 елдан артык Татарстан Россиянең нефть эшкәртүче төп регионнарының берсе, кадралар үстерүче, уникаль технологияләрне гамәлгә кертүче үзәк булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре Көне һәм Шәһәр көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада белдерде.

"Татарстан нефтьчеләре һәм газчылары ватаныбыз нефть-газ сәнәгате үсешенә гаять зур өлеш кертте. Берничә буын нефтьчеләр һәм газчыларның фидакяр хезмәте исәбенә нефть-газ сәнәгатен үстерү мөмкинлеге булдырылган, Россия дөньяда алдынгы энергетик дәүләт булып формалашкан", - диде ул.

Берничә дистә ел дәвамында нефть-газ өлкәсе хезмәткәрләре Россия гражданнарын яктылык һәм җылылык белән тәэмин итә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу елларда Татарстанда нефть чыгару "Татнефть"ка бәйле.

"Без компаниянең җитештерүдәге казанышлары, аның олы абруе һәм экология өлкәсендәге җаваплылыгы, гамәлгә ашыра торган зур социаль протеклары белән горурланабыз. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев "Татнефть"нең илебез нефть-газ сәнәгатенә керткән зур өлешен берничә кат ассызыклаганнары бар," - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук тармак ветераннарын да искә алды. "Сезнең тормыш - югары дәрәҗәдәге профессиональлек һәм фидакяр хезмәт үрнәге. Без сезнең белән горурланабыз һәм хезмәттәге батырлылыгыгызны онытмыйбыз".

"Чын күңелдән нефть-газ сәнәгате предприятеләренең хезмәт коллективларын, Әлмәт шәһәре һәм районы халкын Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре Көне һәм Шәһәр көне белән котлыйм", - диде ТР Президенты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100