news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстан Президентын һәм Казан Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде

Республиканың хәзерге җитәкчесе сайлау участогына хатыны белән килде.

Миңнеханов Татарстан Президентын һәм Казан Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде
Владимир Васильев

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көзге сайлауда катнашты. Ул КНИТУ (КАИ) бинасында урнашкан 42нче сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Президенты сайлауда хатыны белән бергә тавыш бирде», - диде ул.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә республика Президентын сайлау, массакүләм муниципаль сайлау, шулай ук ике округ буенча РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар уза. Казан халкы, республика җитәкчесеннән тыш, Казан шәһәре Думасы депутатларын да сайлый.


news_right_1
news_right_2
news_bot