news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан машина төзүчеләре ил икътисады үсешенә лаеклы өлеш кертә

Татарстан Президенты Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган чарада катнашты.

Миңнеханов: Татарстан машина төзүчеләре ил икътисады үсешенә лаеклы өлеш кертә
tatarstan.ru

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан машина төзүчеләре икътисад үсешенә һәм илнең оборона куәтен ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган чарада әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чара башланыр алдыннан Татарстан Президенты республика предприятиеләренең машина төзелеше продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны сәламләде һәм бүген республикада 120 меңгә якын машина төзелеше предприятиесе эшләвен әйтте.

«Татарстанда соңгы 10 елда төяп озатылган машина төзелеше продукциясе күләме елына 2 тапкыр, ягъни 550 млрд сумга кадәр артты. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, традицион сәнәгать үзәкләре белән беррәттән, Казан, Чаллы, Яшел Үзән кебек кече шәһәрләрдә һәм районнарда предприятиеләр үсә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, быел, катлаулы шартларга карамастан, Татарстан җитештерүчеләре ныклык күрсәткән һәм машина төзелешенең ныклы нигезе булуын исбатладылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яшьләр өлкән буын башлаган эшне лаеклы дәвам итә. Узган ел «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатында «Машина төзелеше» компетенциясе буенча Россия җыелма командасы составында татарстанлылар 4 медаль (2 алтын һәм 2 бронза) отты. Быел илкүләм чемпионатында алар үзләренең осталыкларын раслады һәм 23 медаль яулады (9 алтын, 7 көмеш, 7 бронза). Шулай ук балалар техник иҗатына ярдәм итүгә дә зур игътибар бирелә. «Болар барысы да эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен күтәрүгә ярдәм итә», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов республика машина төзүчеләрен һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100