news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстан һәм Ростех хезмәттәшлеге турында фикер алышуда катнашты

Чара Мәскәүдә узды.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссиянең беренче утырышында катнашты.

Чара Мәскәүдә узды. Рөстәм Миңнехановтан тыш, анда «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

«Хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышынды», — дип тасвирлый әңгәмә барышында күтәрелгән проблемаларны ТР Президенты матбугат хезмәте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot