Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты
Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларын сәнәгатьчеләргә һәм икътисадчыларга үрнәк күрсәтергә өндәде. Тәкъдим бүген Татарстан Президентының Татарстан мәдәнияте өлкәсе башлыгы Ирада Әюпова һәм Мисыр мәдәният министры Инас Абдель Даим белән очрашуында яңгырады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Мин мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлекнең барыннан да тиз һәм җиңел көйләнәчәгенә ышанам. Икътисадчылар һәм сәнәгатьчеләр – алар озак уйлый һәм саный. Ә сез ничек эшләүдә аларга үрнәк булырсыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Каһирә опера театрында һәм Милли музейда булды, шулай ук Инас Абдель Даим белән очрашты. Шуның белән Татарстан Президентының Мисыр Гарәп Республикасына эшлекле сәфәре төгәлләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз