Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан һәм Гарәбстан энергетика өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерә ала
Татарстан энергетика һәм авыл хуҗалыгы өлкәләре буенча элемтәләрне үстерү белән кызыксына.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе башлыгы, Корольнең киңәшчесе, Принц Әмир Халед бин Фейсал Әл Сауд белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышында катнашкан өчен Принцка рәхмәт әйтте, кунакчыллык һәм Төркемнең эшчәнлеге өчен яхшы шартлар тудырган өчен Король Салман бин Әбдел Азиз Әл-Саудка рәхмәтен белдерде, дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
«Әлеге Төркемне җитәкләүне миңа Россия Президенты Владимир Путин йөкләде. Ул мөселман дөньясы белән эшләүгә зур әһәмият бирә. Безнең өчен Стратегик караш төркеме утырышын ислам барлыкка килгән илдә уздыру бик зур дәрәҗә», — диде Татарстан Президенты.
Ул шулай ук Согуд Гарәбстаны җитәкчелегенең Татарстан делегацияләренә һәм хаҗ кылучыларга булган игътибары өчен рәхмәт әйтте. Аның сүзләренчә, Казанда корольлекнең генераль консуллыгы ачылу аркасында хаҗиларга һәм туристларга виза хезмәте күрсәтү җиңеләячәк.
«Согуд Гарәбстаны — Россиянең әһәмиятле партнеры. Бездә барлык юнәлешләрдә дә диярлек хезмәттәшлек үсеш ала», — диде республика Президенты.
Татарстан энергетика һәм авыл хуҗалыгы өлкәләре буенча элемтәләрне үстерү белән кызыксына. Моннан тыш, республика — Россиядә ислам банкингы проектларын тормышка ашыру буенча пилот төбәк булып тора, шуңа күрә әлеге юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек итәргә әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз