Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстан һәм Чехия хезмәттәшлегендә машина төзелеше потенциалы турында әйтте
Казанда Россия һәм Чехия арасында хезмәттәшлек турында хөкүмәтара комиссия кысаларында эшлекле очрашу узды.
(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Чехия арасындагы хезмәттәшлек машина төзелеше буенча яхшы потенциал булуы турында белдерде. Бу хакта ул журналистларга Россия һәм Чехия арасындагы хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия кысаларында узган эшлекле очрашу нәтиҗәләре буенча сөйләде.
Сөйләшүләрдә комиссия җитәкчеләре Россия Сәнәгать министры Денис Мантуров һәм аның чех коллегасы - Чехиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова катнашты.
“Иң беренче булып безнең республиканы сайлаган өчен министрларга рәхмәт әйтәсем килә. Һәм күргәзмәләрдә, түгәрәк өстәлләрдә, бизнес-форумда катнашкан шундый эшлекле делегация өчен министрга (Марта Новаковага – Т-и искәрмәсе) рәхмәтемне белдерәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан оешмалары һәм Чехиянең бизнес вәкилләре арасындагы төп юнәлешләр турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов машина төзелешен аерым әйтте.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Чехия арасындагы товар әйләнеше 450 миллион долларны тәшкил иткән. Татарстан Президенты 2018 ел ахырына бу күрсәткеч үсәчәк дип ышаныч белдерде.
Чехиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова сәфәр вакытында Татарстанда Чехия компанияләрен, ә Чехиядә Татарстан компанияләрен инвестицияләү турында фикер алышу булды, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз