news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан һәм Башкортстанның хезмәттәшлекне үстерү өчен бай потенциалы бар

Башкортстан – Татарстанның стратегик партнеры, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Миңнеханов: Татарстан һәм Башкортстанның хезмәттәшлекне үстерү өчен бай потенциалы бар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстан һәм Башкортстанның ике якка да файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен бай потенциалы бар, дип белдерде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашу вакытында. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар күрсәткәне һәм Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрен оештыруда ярдәм иткәне өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде.

«Безнең тугандаш халыкларны уртак тарих, мәдәният, милли традицияләр, бер дин, тел, икътисади мәнфәгатьләрнең охшашлыгы берләштерә. Безнең халыклар арасында күп гасырлар дәвамында дустанә мөнәсәбәтләр хөкем сөргән һәм бу дуслык киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Татарстан һәм Башкортстанны автобус һәм тимер юл маршрутлары, туры авиарейслар үзара бәйли. Башкортстанда Татарстан вәкиллеге эшләп килә. Шулай ук Башкортстанның Татарстандагы вәкиллеген ачу да күздә тотыла. Без моңа ярдәм күрсәтергә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Башкортстан – Татарстанның стратегик партнеры, диде ул. Татарстанның «Татнефть», «КАМАЗ», «ТАИФ», «ТАНЕКО», «НӘФИС», агросәнәгать комплексы предприятиеләре Башкортстандагы коллегалары белән элемтәләрне уңышлы үстерә.

Башкортстан халкының 1 миллионнан артыгын татарлар тәшкил итә. Ике республикада яшәүчеләрнең яртысы ислам динен тота.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100