news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстан һәм Алтай арасында товар әйләнешен үстерергә тәкъдим итте

Олег Хорохордин җитәкчелегендә Алтай Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Казанга килде.

Миңнеханов Татарстан һәм Алтай арасында товар әйләнешен үстерергә тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-инфомр»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин Казан Кремлендә очрашуда Татарстан һәм Алтай Республикасы арасындагы сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыру буенча чаралар планына имза куйдылар. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, хәзер Татарстан һәм Алтай арасында товар әйләнеше зур түгел — Татарстан якынча 450 млн сумлык продукция белән тәэмин итә.

Аның сүзләренчә, Алтай Республикасы табигатенең төрле булуы зур кызыксыну уята. 2018 елда кар барсы популяциясен торгызу һәм саклау буенча килешү төзелгән, шушы өлкәдә ведомствоара юл картасы төзелгән.

«Уртак тырышлыклар белән песиләрнең сирәк төрләрен өйрәнү буенча үзәк ачачакбыз. Кар барсларының нәсел дәвамчылары табигый шартларда үссен өчен Алтай Республикасының Сайлюгем милли паркына тапшырылачак. Таулы Алтайның үзенчәлекле табигате — бөтен илнең байлыгы. Сезнең төбәктә туризм инфраструктурасы уңышлы эшләп килә», — диде Миңнеханов.  

Алтай Республикасы башлыгы Татарстан Республикасын ТАССРның 100 еллыгы, ә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президентын сайлауларда җиңүе белән котлады.

«Безнең килешү төбәкләребезгә файда китереп дип ышанам», — диде Олег Хорохордин. Ул 2021 елда Алтай Республикасының 30 еллыгы уздырылачагын әйтте һәм бу чарага Рөстәм Миңнехановны да чакырды. Моннан тыш төбәктә Сабантуй татар милли бәйрәме дә уздырырга өметләнәләр, дип өстәде Олег Хорохордин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100