news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан Кытайга йөк машиналары һәм вертолетлар кертергә тели

КХР базарына экспортны җайга салу теләге турында Татарстан Президенты “Татарстан – Хэйлунцзян” эшлекле форумында әйтте.

Миңнеханов: Татарстан Кытайга йөк машиналары һәм вертолетлар кертергә тели
tatarstan.ru

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбинда “Татарстан – Хэйлунцзян” эшлекле форумында республиканың Кытайга вертолетлар, судлар, йөк автомобильләре һәм медицина кораллары җибәрү белән кызыксынуын әйтте.

“Татарстан Республикасы Кытай белән үзара мөнәсәбәтләр үсешенә зур игътибар бирә. Без үз продукциябезнең Кытай базарына кертү белән кызыксынабыз. Болар йөк машиналары, вертолетлар, судлар, медицина кораллары”, - дип яза РИА Новости республика башлыгы сүзләрен.

Хәзерге вакытта Рөстәм Миңнеханов Харбинда VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чараларында катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100