Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан композитларга кагылышлы барлык проектларда катнашырга әзер
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә уза торган «Чикләрсез композитлар» форумында якын көннәрдә «Алабуга» МИЗ территориясендә яңа завод ачылачагын әйтте.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә уза торган «Чикләрсез композитлар» форумында катнашты. Республика җитәкчесе ТР территориясендә җитештерүләр үсеше һәм бу өлкәдә, башка төбәкләргә дә файдалы була алырдай, уникаль эшләнмәләр турында сөйләде.
«2035 елга кадәр композитлар тармагын үстерү стратегиясе» пленар утырышында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Президенты республиканың ни өчен композитлар юнәлешен үстерүгә зур игътибар бирүе турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, бу өлкәдә барлык проектлар да «Росатом» ярдәме белән гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«Безнең республика — нефть, нефть химиясе төбәге Һәм, әлбәттә, төбәк үсеше нефть, газ, химия комплексын үстерү программасы кысаларында бара. Бүген инде бишенче программа тормышка ашырыла. Шул ук вакытта төп бурыч — углеводород чималын эшкәртү тирәнлеген арттыру, яңа материаллар алу. Функциональ материаллар — яңа һәм композит материаллар, супер-конструкцион пластмасса, функциональ өстәмәләр җитештерү», — дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов.
Мисал буларак ул «Татнефть» тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ТАНЕКО комплексын китерде. Монда композит материаллар мөһим конструкцияләр, шул исәптән эстакадалар төзегәндә кулланыла, анда барлык кабель линияләре салынган. Шулай ук мондый материаллар «Заряд» компаниясе кәшәкәләрен әзерләгәндә һәм башкалар өчен җитештерелә. Композитлар «Татнефть — Алабуга Стекловолокно», «Татнефть — Пресскомпозит», «КАМАТЕК» компияләре, «Алабуга-Волокно» компанияләре производстволары нигезенә салынды.
Рөстәм Миңнеханов якын көннәрдә «Алабуга» МИЗ территориясендә «Росатом» белән хезмәттәшлектә төзелгән яңа завод ачылачагын әйтте, анда ПАН-прекурсор җитештереләчәк.
Ул Татарстанда ике махсус икътисади зона — «Алабуга» һәм «Иннополис», шулай ук йөздән артык технопарк һәм сәнәгать мәйданчыгы эшләвен сөйләде. Алар барысы да «Росатом» һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә эшли.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан киләчәктә дә композитларга кагылышлы барлык проектларга ярдәм итәргә һәм аларда катнашырга әзер, дип билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз