Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Татарстан кече бизнесы сәнәгать паркларында елына 320 млрд сум эшләде
Бу хакта Татарстан Президенты Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында хәбәр итте.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Муниципаль сәнәгать парклары челтәре төзелеше Татарстанда кече һәм урта бизнес үсешенә этәргеч бирде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында хәбәр итте.
«Соңгы елларда без кече һәм урта бизнес өчен шартлар тудырдык - бу 40 мең эш урынына исәпләнгән 94 сәнәгать мәйданчыгы. Узган ел нәтиҗәләре буенча табыш 320 млрд сум тәшкил итте, салым түләүләре - 28 млрд сум. Кече һәм урта бизнес түли, әмма бу өстәмә, аннан эш урыннары», - диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бюджет федерализмын ничек үстерергә?» фикер алышуында катнашты. Ул, аерым алганда, югары үзле нефтькә ташламаларны гамәлдән чыгару сәбәпле, республика 30 млрд сум югалтуын әйтте.
«Россия һәм дөнья: приоритетлар» XIII Гайдар форумы Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) базасында һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә. Ул илнең 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше башлангычларының төп юнәлешләренә багышланган. Анда катнашучыларны Россия Президенты Владимир Путин сәламләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз