news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстан инноваторларын проектлары белән республика чикләрен узарга чакырды

Татарстан Президенты “Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея” бәйгесе җиңүчеләренә “бер республика контурында” гына йомылып тормаска киңәш итте.

Миңнеханов Татарстан инноваторларын проектлары белән республика чикләрен узарга чакырды
Михаил Захаров/архив

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея” бәйгесе җиңүчеләрен котлады һәм аларга үз проектларын республикада гына түгел, ә бөтен дөнья буйлап җәелдерергә киңәш итте.

“Әлеге проектлар республика контурында гына йомылып калырга тиеш түгел. Без глобаль карашта булырга тиешбез – проектларны ничек итеп җәлеп итәргә һәм шулай итеп бөтен ил буйлап таратырга. Әгәр дә без йомылып калсак, димәк, базарыбыз, шулай ук мөмкинлекләребез чикләнгән”,- диде Рөстәм Миңнеханов. Ул алга таба да республиканың инноваторлар идеяләрен үстерәчәкбез, дип өстәде.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бәйге тулаем ил өчен мөһим.

“14нче тапкыр рәттән без кызыклы һәм куәтле проектлар күрәбез. Бу Татарстан гына түгел, бу безнең Россия субъектлары, хәтта чит илдән дә проект бар. Барлыгы ике меңләп проект”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

“Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея” бәйгесе 14нче тапкыр узды. 1 гыйнвардан 15 октябрьгә кадәр бәйгегә проектлар тугыз номинациядә килде.

Җиңүчеләр биш меңнән утыз меңгә кадәр акчалата приз, шулай ук премияләр һәм Татарстан Инвестиция-венчур фондыннан максатчан 220 меңгә кадәр финанс ярдәме ала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot