news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстан Элемтә министрлыгын IT-эшмәкәрләр белән активрак эшләргә чакырды

Профильле ведомство яшь IT-компанияләрне үстерү өлкәсендә начар эшли, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Миңнеханов Татарстан Элемтә министрлыгын IT-эшмәкәрләр белән активрак эшләргә чакырды
president.tatarstan.ru

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын яшь IT-эшмәкәрләр белән активрак эшләргә чакырды. Республика лидеры КФУда “Эшмәкәрлек фабрикасы” чыгарылышында шундый йөкләмә бирде.

“Эшмәкәрлек фабрикасы” мәгариф проекты чыгарылышыннан Юнир Муллаяров яшь IT-компаниянең киләчәктә 500 мең доллар табыш алу планы турында сөйләде. Бизнесмен сүзләренчә, бүген компания чит ил партнерлары белән эшли.

IT-бизнесны үстерүне тоткарлаучы факторлар һәм проблемалар буенча фикер алышканда, Татарстан Президенты мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновтан яшь компанияләр турында белмәвен ишеткәч, министрлык эшен тәнкыйтькә тотты.

“Начар эшлисез, IT-эшмәкәрләрне җыярга, аларның барысын белергә һәм ярдәм итәргә кирәк. Теләсә нинди форманы тап, чакыр, ярдәм ит, алга этәр”, - диде Миңнеханов.
Компанияләр максатка ирешсен өчен яшь эшмәкәрләрне кызыксындыру, зур бурычлар кую һәм шартлар булдыру зарур.

news_right_1
news_right_2
news_bot