Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Татарстан Дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңа редакциясен раслады
2018 елның декабрендә Владимир Путин РФ Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләр кертте, Минтимер Шәймиев бу стратегияне бик уңышлы дип атады.
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте концепциясенә үзгәрешләр кертү һәм аның текстын яңа редакциядә раслау турындагы указны имзалады. Документ тексты республика хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт милли сәясәте концепциясенә үзгәрешләр кертү республика документын РФ Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә тәңгәлләштерү ихтыяҗы белән бәйле.
«Безнең концепциядәге барлык төп принциплар да сакланган, бу республикага гомумфедераль фарватерда калырга мөмкинлек бирә торган төзәтмәләр генә», - дип искәртте Лилия Галимова.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча җитәкчесе Александр Терентьев элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиянең яңа Милли сәясәт стратегиясе хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә тагын да нәтиҗәлерәк эшчәнлек алып бару өчен мөмкинлекләрне сизелерлек киңәйтә.
РФ Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә төзәтмәләр Владимир Путин тарафыннан 2018 елның декабрендә кертелде. Шуннан соң берничә көн үткәч Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы утырышын үткәрде. Утырышта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев яңартылган стратегияне бик уңышлы дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз