news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 24 процентка артты

Соңгы биш елда Үзбәкстан белән мөнәсәбәтләр ныгый бара.

Миңнеханов: Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 24 процентка артты
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Соңгы биш елда Татарстанның Үзбәкстан төбәкләре белән мөнәсәбәтләре тотрыклы рәвештә ныгый бара. Бу эштә республика Президенты Шәүкәт Мирзиёев зур роль башкара.

Үзбәкстан лидеры белән очрашу вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул турыда белдерде.

Татарстан җитәкчесе әңгәмәдәшенә Үзбәкстанга килү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы халкы исеменнән аны Нәүрүз бәйрәме белән котлады. Шулай ук ул Мирзиёевка Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү өчен рәхмәтен әйтте.

«Бу катлаулы вакытларда без нәтиҗәле сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны саклап калдык», — дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов соңгы биш елда Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан төбәкләре арасында партнерлыкның тотрыклы ныгуын әйтте. Мисалга, былтыр республикаларның товар әйләнеше берьюлы 23,5 процентка арткан, ул якынча 200 миллион доллар исәпләнә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиёевка Үзбәкстанда яшәүче 300 меңнән артык татарга ярдәм итүе өчен рәхмәтен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot