news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстан белән Омск өлкәсенә төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мөһим

Татарстан Президенты Казан Кремлендә Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков белән очрашты.

Миңнеханов: Татарстан белән Омск өлкәсенә төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мөһим
tatarstan.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан һәм Омск өлкәләренә хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков белән очрашуда хәбәр итте.

Төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мөһим дип ассызыклады ТР Президенты. «Сәүдә-икътисади, мәдәни, мәгариф һәм башка өлкәләр дә колачланырга тиеш. Омск өлкәсе белән хезмәттәшлек итү өчен нинди юнәлешләрне җентекләп эшләргә һәм билгеләргә кирәк, ә Татарстанга нинди юнәлешләр кирәк», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, продукция белән үзара тәэмин итүне дә үстерү мөһим. Шул ук вакытта ул Татарстанның Омск өлкәсенә шин продукциясен, йөк автомобильләрен, авыл хуҗалыгы техникасын, нефть химиясе продукциясен, азык-төлек продуктларын, медицина эшләнмәләрен җибәрүен әйтте.

«Омск өлкәсеннән без синтетик каучук, автомобильләр өчен бензин, туклану продуктлары алабыз. Безнең регионнарның нинди предприятиеләре партнерлар булырга мөмкин икәнлеген карарга кирәк. Әзер продукция белән тәэмин итү буенча гына түгел, ә комплектлау әйберләре буенча да мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте ТР Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot