Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан “Астана” халыкара финанс үзәген булдыруда катнашырга әзер
Татарстан Президенты Астана ислам икътисады форумы ачылышында катнашты.
(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстан “Астана” халыкара финанс үзәген булдыруда актив катнашырга әзер. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана ислам икътисады форумының пленар сессиясендә әйтте. Аның сүзләренчә, “Астана” халыкара финанс үзәге Татарстан өчен “зур табыш” булып тора.
“Бүгенге Казахстан күп кенә юнәлешләрдә лидер булып тора, сездән күп нәрсәгә өйрәнергә һәм тәҗрибә үзләштерергә була”, — дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы форумда катнашучыларга.

Рөстәм Миңнеханов “Transformers Роудшоу” Ислам үсеш банкының фән, технология һәм инновацияләр бәйгесе җиңүчеләрен котлауда катнашты. Ул бәйгенең яңа идеяләр генерациясе өчен яшьләргә яхшы мөмкинлекләр бирүен, шулай ук технологик проектлар эшләүгә этәргеч ясавын әйтте.

Быел “Transformers Роудшоу” бәйгесенә 150 гариза бирелгән, аларның 90 проценттан артыгы Казахстаннан булган. Бәйгедә шулай ук “Хәләл- Гайд” проекты белән Татарстан да катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз