news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстан АКШ вузлары белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә

Woz-U Университеты ТИСБИ Идарә университеты базасында АКШта гамәлдә булган К-12 программасының бер өлешен гамәлгә ашырырга мөмкин.

Миңнеханов: Татарстан АКШ вузлары белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә
president.tatarstan.ru

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Американың ике югары уку йорты: Woz-U Университеты һәм Потомак Университеты белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода уку йортлары вәкилләре белән узган очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без АКШның югары белем бирү учреждениеләре белән элемтәләрне киңәйтүгә шатбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Woz-U Университеты ТИСБИ Идарә университеты базасында АКШта гамәлдә булган К-12 программасының бер өлешен гамәлгә ашырырга мөмкин. Әлеге программа балалар бакчасыннан башлап югары уку йортына кадәр өзлексез белем бирүне күздә тота. Аерым алганда, инглиз телен һәм IT өлкәдә белем бирү программасын тирәнтен өйрәтүне гамәлгә кертергә тәкъдим ителә.

«Бүген мондый программаларга ихтыяҗ зур һәм аларның яхшы перспективасы бар. Шунысы игътибарга лаек: әлеге программалар балалар бакчаларыннан башлап өзлексез белем бирүне күздә тота», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Моннан тыш, студентларга ике диплом тапшырылачак: Потомак Университеты сентябрь аенда ТИСБИ белән шундый килешү имзалаган инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot