news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов татар эшмәкәренә: Икенче юлы ялт итеп татарча чыгыш ясарсыз дип ышанабыз

Президент «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында катнашучыларны татар телен өйрәнергә өндәде.

Миңнеханов татар эшмәкәренә: Икенче юлы ялт итеп татарча чыгыш ясарсыз дип ышанабыз
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIV форумына килгән эшмәкәрләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарча сөйләргә өндәде. «Корстон»да пленар утырышта Казан эшмәкәренә мөрәҗәгать итеп: «Икенче юлы ялт итеп татарча чыгыш ясарсыз дип ышанабыз», — диде.

Наил Хәйсәров «Faida.biz» проектын тәкъдим итте. «Безнең эш юнәлеше эчке һәм тышкы сәүдә белән тыгыз бәйләнгән. Узган елда электрон сәүдә оештыру һәм Интернет аша продукцияне алга этәрү бурычларын куйган идегез. „Faida.biz“ проектының төп максаты — Интернет технологияләр нигезендә бизнес үсешенә ярдәм итү», — диде эшмәкәр, тик алга таба чыгышын рус телендә дәвам итәчәген әйтте.

«Без татарча да тыңларга әзер. Зөфәр [Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе — Т-и. иск.] әнә яртысын татарча сөйләде, син 10 процентын гына. Өйрәнегез бераз, Америкага барып өйрәнсәгез дә була», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу сүзләре белән ул Хәйсәровка кадәр тулысынча татар чыгыш ясаган Сан-Франциско шәһәрендәге төрки-татар ассоциациясе әгъзасы Рокыя Сафага ишарәләде. Бу ханым Америкада күпләп милли ризыклар пешерүләре турында сөйләгән иде.

«Бу татарлар безгә үрнәк. Ул бит Татарстанда, Башкортстанда яшәгән кеше түгел. Гел Япония, Америка… Америкага баргач, татар ашларын кайда ашап булганын беләсез инде хәзер», — дип Президент аңа кабат алкышлауны сорады.

«Телне барыбер өйрәнергә кирәк. Иң мөһиме рух булсын. Татарлыгың эчеңдә булырга тиеш. Кемдер хезмәттә булган, кемдер читтә яшәгәндер, бәлки, ләкин Читтә йөргәннәр дә өйрәнә ала. Киләчәктә сездән татарча чыгыш көтәбез. Үзегезгә максат куеп, икенче юлы ялт итеп татарча чыгыш ясарсыз дип ышанабыз», — дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов Хәйсәровка. Эшмәкәр киләсе елга татарча чыгыш ясармын дип сүз бирде.



Галерея: Заседание форума «Деловые партнеры Татарстана»
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100