news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов татар әдәбияты тарихы музеен туристик картага кертергә кушты

Татарстан Президентына музей бинасын һәм язучы Шәриф Камалның мемориаль фатирын тәкъдим иттеләр.

Миңнеханов татар әдәбияты тарихы музеен туристик картага кертергә кушты
tatarstan.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татар әдәбияты тарихы музее һәм аңа кергән язучы Шәриф Камалның мемориаль фатиры туристларны җәлеп итүнең тагын бер ноктасы булырга тиеш. Казанның тарихи үзәгендә яңартылган музей-экспозициясен карау вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде.

Экскурсоводлар Миңнехановка бинаның тарихы турында гына түгел, татар әдәбияты классигы Шәриф Камал фатирында беренче әдәби музей оештыру турында да сөйләделәр.

Зур экспозиция янында язучының мемориаль фатиры урнашкан - биредә Шәриф Камал гаиләсе белән 15 ел яшәгән. Татарстан Республикасы Президентына тарихи төгәллек белән торгызылган фатир интерьерлары күрсәтелде, язучының туганы Эльза Шакирова-Байгильдиева Камал әсәрләренең яңартылган басмасын бүләк итте.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов музейның китап фондларын, балалар өчен махсус интерактив бүлмәне һәм яшьләр өчен коворкинг залын карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңартылган музей комплексы Казанның тагын бер туристик маршруты булырга мөмкин.

Экскурсия йортның беренче катында тәмамланды. Биредә китап кибете бар, шулай ук иске типография станогы урнаштырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100