news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгы планына Идел аша күперне кертергә тәкъдим итте

Проектларны гамәлгә ашыру вариантларын эшләү Россиянең Транспорт һәм Икътисади үсеш министрлыкларына йөкләнәчәк.

Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгы планына Идел аша күперне кертергә тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Казан, 16 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ вице-премьеры Виталий Муткога ТАССРның 100 еллыгын әзерләү һәм үткәрү буенча федераль планга Зур Казан боҗрасы һәм Түбән Ослан районында Идел аша яңа күпер төзүне кертергә тәкъдим итте. Республика җитәкчесе үз тәкъдимен Казан Ратушасында узган оештыру комитеты утырышында җиткерде.

“Казан боҗрасы – безнең өчен бик мөһим тема. Без федераль ярдәм алабыз... РФ Транспорт министрлыгына йөкләмә буларак каравыгызны сорыйм. Һәм икенчесе. Без тәкъдим ясадык: ул да булса – Идел аша күпер”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә федераль трасса Казанны төньяк яктан урап уза һәм машина йөртүчеләргә зур крюк ясарга туры килә. “М7 трассасын Казан аэропортына кадәр үткәрсәк, трассаны 50 километрга киметер идек”, – дип аңлатты республика җитәкчесе. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзер Казан янында Идел аша бер генә күпер бар, бу машина йөртүчеләргә зур уңайсызлыклар тудыра.

РФ вице-премьеры Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, магистраль инфраструктураны комплекслы үстерүгә кагылышлы илкүләм проект узган атнада гына илкүләм проектлар буенча Президиум утырышында тикшерелгән. “Без паспортны расладык, анда чаралар җыелмасы бар. Бу трасса турында фикер алышына, төрле вариантлар бар. Әйдәгез, Транспорт һәм Икътисади үсеш министрлыкларына бу теманы тагын бер кат карарга кушыйк”, – дип нәтиҗә ясады Мутко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100