news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: ТАССР 100 еллыгы заманча дәүләтчелекнең башлангычы турында искәртә

“Бу датаны бәйрәм итү турында федераль карар өчен без Россия Президентына рәхмәтле”, - диде Миңнеханов.

Миңнеханов: ТАССР 100 еллыгы заманча дәүләтчелекнең башлангычы турында искәртә
Владимир Васильев

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Дәүләт Советының яңа чакырылышына беренче тапкыр еллык Юлламасында республиканың тиздән ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәчәген искәртте. Ул бу дата аркылы республикага нигез салыну тарихына игътибар юнәлүен әйтте.

Президент бу бәйрәмнең федераль дәрәҗәдә үтәчәген билгеләп үтте. “Бу датаны бәйрәм итү турында федераль карар өчен без Россия Президентына рәхмәтле”, - диде Миңнеханов.

“ТАССРның 100 еллык юбилее безнең игътибарны республикага нигез салынуга һәм заманча дәүләтчелегебез башлануга юнәлтә”, - диде ул.

Президент бәйрәм чараларының тиздән республиканың барлык даирәләрендә башлануын хәбәр итте. Шул исәптән мәдәният хезмәткәрләреннән игътибарны җәлеп итәрлек эшләр көтелүен әйтте.

Президент шулай ук тиздән композиторлар Җәүдәт Фәйзинең, Салих Сәйдәшевның, язучы һәм драматург Нәкый Исәнбәтнең юбилейлары билгеләп үтелергә тиешлеген искәртте. “Бу түгәрәк даталар бөек ватандашлар иҗаты аша күпмилләтле халкыбызның бай иҗади һәм рухи тормышын ачу мөмкинлеген бирә”, - диде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100