news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов ташламалы ипотеканы сакларга һәм киңәйтергә тәкъдим итте

Россия субъектларына социаль-икътисади ярдәм чаралары турындагы киңәшмә Россия Президенты Владимир Путин катнашында узды.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ташламалы ипотека программасын саклап калырга һәм киңәйтергә сорады. Россия субъектларына социаль-икътисади ярдәм чаралары турындагы киңәшмә Россия Президенты Владимир Путин катнашында узды.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, Россия Банкының төп ставкасын арттыру һәм ипотека кредиты ташламалы программасының гамәлдә булуы төгәлләнү шартларында беренчел базарда торак сату күләме кимү куркынычы бар.

«2021 елда ташламалы ипотека өлешенә барлык ипотека кредитларының 67 проценты туры килүен билгеләп үтәм. Шуңа бәйле рәвештә ташламалы ипотека программасын саклап калуны һәм кайбер позицияләр буенча киңәйтүне сорыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot