Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов ТАНЕКОда керосин һәм дизель ягулыгын гидрочистарту җайланмасын эшләтеп җибәрде
Керосинны гидрочистарту җайланмасының куәте елына – 500 мең, дизель ягулыгын гидрочистарту җайланмасыныкы 1,6 миллион тонна тәшкил итә.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камадагы «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятендә керосин һәм дизель ягулыгын гидрочистарту җайланмаларын эшләтеп җибәрделәр. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Тантанада катнашкан РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин әлеге җайланмаларны эшләтеп җибәрү Россия нефть эшкәртү комплексында импортны алыштыруга нигез булачагына ышаныч белдерде.
Моннан тыш, министр урынбасары ТАНЕКОда тупланган «тәҗрибә һәм компетенцияләрне» Россиянең барлык төбәкләренә тарату планнары хакында белдерде. ТР Президенты Instagram социаль челтәрендәге үзенең сәхифәсендә аның чыгышыннан видео урнаштырган.

Тантанада шулай ук «Татнефть» компаниясе генераль директоры һәм директорлар советы әгъзасы Наил Маганов, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
Керосинны гидрочистарту җайланмасының куәте елына – 500 мең, дизель ягулыгын гидрочистарту җайланмасыныкы 1,6 миллион тонна тәшкил итә. Аларны эшләтеп җибәрү ТАНЕКОга РТ, ТС-1, Джет А-1 маркалы авиация керосинын эшләп чыгаруны елына – 950 мең, ә «Евро-5» дизель ягулыгын 3 миллион тоннага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә «Девон» мәгълүмат агентлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз