Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов “ТАИФ”ның элеккеге башлыгына: Сез өлкән остаз буларак ярдәм итәрсез
“ТАИФ” компанияләр төркеменең Директорлар советы Татарстан Президенты тәкъдиме буенча яңа генераль директорны сайлады.
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Альберт Шиһабетдинов җитәкчелегендә “ТАИФ” төркеме Россиядә иң эре холдингларның берсе булды, шуңа күрә аның тәҗрибәсен компаниянең генераль директоры вазифасыннан киткәннән соң да файдаланырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАИФ” Директорлар советының утырышында хәбәр итте.
“Альберт Шиһабетдинов эшләгән вакытта чын җитештерү генералы булды. Ул яшьләргә юл бирергә вакыт җитте дигәч, мин шунда ук кабул итмәдем. Әмма без аңлыйбыз, бу процесс барырга тиеш, һәм ул бары салмак, системалы гына булсын. Бүген акционерлар шундый карар кабул итте. Мин аны хуплыйм”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, “ТАИФ” кебек эре компания җитди карарлар таләп итә, тәҗрибәле остаз кирәк. Шуңа Күрә Альберт Шиһабетдинов компаниядә генераль директорның стратегик үсеш буенча киңәшчесе вазифасында калды. “Сез янәшәдә, сез беркая да китмисез, һәм өлкән остаз буларак, ярдәм кулы сузарсыз. Сез акционерлар белән бу вазифада эшне төгәлләү буенча килештегез, нинди формада эшләвегезне билгеләдегез, стратегиягә күбрәк игътибар бирүегезне телим», – диде Миңнеханов.
Татарстан Президенты “ТАИФ”ның яңа генераль директоры Руслан Шиһабетдиновның “Казаноргсинтез” һәм “Түбән Кама нефть химиясе” Директорлар советларында яхшы әзерлек узуын хәбәр итте. “Ышанам ки, бу лаеклы кандидат”, – дип йомгаклады Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз