Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов “ТАИФ” генераль директорын “кремль докладына” кертелүе белән котлады
АКШның Финанслар министрлыгы кичә доклад бастырып чыгарды, анда 210 россияле кергән.
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шаяртып, “ТАИФ”ның генераль директоры Альберт Шиһабетдиновны АКШның Финанслар министрлыгы “кремль докладына” кертелүе белән котлады.
“Сине исемлеккә керүең белән котлыйм”, - диде Татарстан Президенты Альберт Шиһабетдиновка Татарстан Хөкүмәт Йортында “Татнефтехиминвест-холдинг” акционерлык җәмгыяте директорлар советы утырышы тәмамланганнан соң.
“ТАИФ”ның генераль директоры үзе журналистлар белән аралашканда әлеге мәсьәләгә карата фикере әле булмавын җиткерде. “Белмим, хәзер без бу мәсьәләне өйрәнәбез. Бу хакта уйлаганым да булмады. Мин бу хәлнең ни икәнен ачыкларга тиеш. Шуңа нәрсәдер әйтү кыен”, - дип билгеләп үтте Шиһабетдинов.
АКШның Финанслар министрлыгы кичә “кремль доклады” исемлеген бастырып чыгарды. Анда Россия Хөкүмәте әгъзалары, шул исәптән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, министрлык, ведомство җитәкчеләре һәм эре Россия эшмәкәрләре бар.
Татарстанның берничә вәкиле дә “кремль докладына” кертелгән. Алар арасында “Татнефть” ГАҖ җитәкчесе Наил Маганов, “ТАИФ” генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, аның беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев һәм компания акционерлары Радик һәм Айрат Шәймиевләр бар.
АКШның финанс ведомствосында исемлеккә кергән кешеләргә карата бернинди чикләү чаралары юк, дип белдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз