news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Төркиянең эре компанияләре җитәкчелеге белән сөйләшүләр уздырды

Төркиядә агросәнәгать комплексы өчен автокомпонентлар һәм җиһазлар җитештерүчеләр Татарстан партнерлары белән эшләргә әзер.

Миңнеханов Төркиянең эре компанияләре җитәкчелеге белән сөйләшүләр уздырды
tatarstan.ru

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең эшлекле даирәләре вәкилләре белән сөйләшүләр уздырды. Республика җитәкчесе «Гебзе» махсус зонасы җитәкчелеге белән Татарстанда индустриаль паркны үстерү проекты турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановның эшлекле графигында беренче очрашу «Агропро» компаниясе генераль директоры Мостафа Озкылыч белән узды. Ул хәбәр иткәнчә, компания ашлык эшкәртү, тегермән комплекслары төзү, элеватор һәм катнаш азык әзерләү җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә.

Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Россиядә алдынгы урында тора, ә республиканың агрохолдинглары агросәнәгать комплексы өлкәсендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда зур тәҗрибәгә ия, диде Рөстәм Миңнеханов. Очрашу барышында алар хезмәттәшлекне үстерү өчен иң перспектив юнәлешләрне карады.

Рөстәм Миңнеханов TTAF вәкилләре белән очрашты. Төркия компаниясе автомобиль, сәнәгать һәм телекоммуникация тармаклары өчен электр тоташтыру өлкәсендә эшли. TTAF генераль директоры Уфук Джан уртак проектларның мөмкин булган вариантларын күрсәтеп, Татарстан белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынды.

Татарстан Президенты «Гебзе» (GOSB) махсус сәнәгать зонасы җитәкчелеге белән очрашты. Ул Төркиядә һәм дөньяда кредитларны җәлеп итмичә, тулысынча инвесторлар тарафыннан финанслана торган беренче махсус сәнәгать зонасы. Зона резидентларының эшчәнлек өлкәсенә машина төзелеше, автомобиль төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, IТ-тармак, һ. б. керә.

Шулай ук бүген Татарстан Президенты катнашында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы белән Төркия сәүдә палаталары һәм биржалар берлеге арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында меморандумга имза салынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100