Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Төркия сәнәгать министры белән үзара инвестицияләр турында фикер алышты
Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 360 млн доллардан артып киткән.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарада Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы - Россия Федерациясендә безгә иң кадерлесе. Безнең мәдәни һәм тарихи элемтәләр нигезендә икътисади элемтәләрне ныгытырга кирәк. Без инвестицияләр күләмен үзара арттыра алачакбыз <…>, — диде Төркия министры.
«Кызганычка, дөньяда агымдагы эпидемиологик вәзгыять әлегә ешрак күрешергә мөмкинлек бирми. Дөньякүләм бергәлек уртак көч белән бу проблеманы якын арада тулысынча хәл итә алыр дип өметләнәбез», — дип ТР Президенты, коронавирус пандемиясе тудырган проблемаларга игътибар итеп.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Төркия Республикасының Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе булуын искәртте. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 360 млн доллардан артып киткән.
«Без „Иннополис“ махсус икътисади зонасы белән сезнең IT-үзәнлек арасында хезмәттәшлекнең зур потенциалын күрәбез. Моннан тыш, сез белгәнегезчә, нефть химиясе һәм автомобиль төзелеше өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы компанияләребез Төркия территориясендә уртак проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксына», — диде ТР Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз