news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры белән очрашуга чакыру алды

Татарстан Россия территориясендә Төркиянең төп хезмәттәшләреннән берсе булып тора.

Миңнеханов Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры белән очрашуга чакыру алды
архив

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның төрек коллегасы белән очрашуында катнашачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк очрашуында катнашырга ниятли», - диде ул.

Татарстан Россия территориясендә Төркиянең төп хезмәттәшләреннән берсе булып тора. Миңнехановның әлеге очрашуга чакырылуы нәкъ менә шуның белән бәйле. Очрашу Екатеринбургта узачак. Миңнеханов анда якшәмбе көнне, 7 июльдә юл тотачак.

2018 елда тышкы сәүдә әйләнеше 314 миллион долларга диярлек арткан. 2014 елдан бирле товар әйләнеше ышанычлы рәвештә арта, шунлыктан Төркия белән хезмәттәшлекнең кризиска кадәрге чорындагы күрсәткечләргә ирешү өчен алшартлар бар, дип сүзен йомгаклады Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100