news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Төрекмәнстан Республикасының Россиядәге илчесе Батыр Ниязлиев белән очрашты

Яклар сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында сөйләште.

Миңнеханов Төрекмәнстан Республикасының Россиядәге илчесе Батыр Ниязлиев белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Батыр Ниязлиев белән очрашты. Бу турыда ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Яклар сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында сөйләште.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Батыр Ниязлиев Татарстан делегациясенең быел апрель аенда планлаштырылган Төркмәнстанга визитын әзерләү буенча фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot