Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Түбән Камада «Йорт янында эш» проектын гамәлгә ашыру белән танышты
Проект төрле шартлар буенча сәнәгать зонасына эшкә йөри алмаган шәһәр халкын эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирә.
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре барышында «Преттль-НК» компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Йорт янында эш» проекты белән танышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект төрле шартлар буенча сәнәгать зонасына эшкә йөри алмаган шәһәр халкын эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Яшь әниләр, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен торак йортлар белән янәшә кабель-жгут продукциясе җитештерү мәйданчыклары ачыла, аларны эшләргә кул хезмәте кирәк.
Президентка хәбәр ителгәнчә, бүген шәһәрдә ике цех эшли, аларда йөзгә якын эш урыны булдырылган. Рөстәм Миңнеханов Гагарин урамы, 34А адресы буенча урнашкан цехның берсен карады, әзер продукция белән танышты һәм хезмәткәрләр белән аралашты.
Производствода эшләү өчен кирәкле шартлар тудырылган, барлык хезмәткәрләр дә шәхси саклау чаралары белән тәэмин ителгән.
Рөстәм Миңнеханов проектның гамәлгә ашырылуын уңай бәяләде һәм аның алга таба үсешен хуплады. Киләчәктә шундый ук мәйданчыклар шәһәрнең башка микрорайоннарында да, шул исәптән бер мәктәп базасында да барлыкка килергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз