Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Түбән Камада Шинниклар проспектында капиталь ремонт барышы белән танышты
1,9 км озынлыктагы участокта юл эшләре «куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренең Шинниклар проспектында капиталь ремонт барышы белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Агымдагы елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Бакый Урманче урамыннан алып Менделеев урамына кадәр 1,9 км озынлыктагы участок капиталь ремонтланачак. Шулай ук заманча яктырткычлар һәм яңа тукталыш павильоннары барлыкка киләчәк.
Шинниклар проспектында алты полосалы хәрәкәт, җәяүлеләр өчен дүрт кичү булачак. Хәзерге вакытта җөп сандагы якта асфальт бетонның аскы катламы җәелгән һәм кырыйларына таш урнаштыру өчен нигез әзерләнгән, так сандагы якта юл катламын киңәйтү буенча эш алып барыла.
Участокны агымдагы елның октябрендә тапшырырга планлаштыралар. Гомумән алганда, объектка 365 миллион сум бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз