news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов төбәкләргә социаль-икътисади ярдәм чаралары турындагы киңәшмәдә катнаша

Россия Президенты Владимир Путин РФ төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм чараларына багышланган киңәшмә үткәрә.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин РФ төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм чараларына багышланган киңәшмә үткәрә.

«Бүген Президентның Россия төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм чаралары турында зур киңәшмәсе була. Президентның шактый эчтәлекле чыгышын көтәбез», — диде дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер Марат Хөснуллин, Россия Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Якушев, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм башка төбәкләр башлыклары катнаша.

«Чыгышлар һәм шулай ук фикер алышулар көтелә, мөһим һәм дәвамлы чара булачак», — дип ачыклык кертте Кремльнең рәсми вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100