news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Төбәкара үзәктә операция ясау буенча яңа технологияләр белән танышты

Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә 1,7 меңгә якын кеше эшли.

Миңнеханов Төбәкара үзәктә операция ясау буенча яңа технологияләр белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булды. 15 ел эшләү дәверендә биредә 77 меңнән артык операция үткәрелгән. Рөстәм Миңнеханов операция һәм реанимация блогында булды.

«Әйдәп баручы хирурглар үзләре эшли торган инструментарийларны күрсәтте, шулай ук операцияләр ясау буенча яңа технологияләр турында сөйләделәр, аерым алганда, борын аша баш миенә операция турында», — дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. 

Хирургия комплексы 2006 елда реконструкциядән соң файдалануга тапшырылды.

Сүз уңаеннан, бүген Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә 12 операция планлаштырылган. 15 елда барлыгы 1,5 миллионга якын кеше ярдәм күрсәтелгән. Медицина учреждениесендә 1,7 меңгә якын кеше эшли.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100