Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов сукбай этләр турында килгән барлык хәбәрләр буенча чаралар күрергә кушты
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү, сукбай этләрнең кешеләргә һөҗүмен булдырмау мәсьәләсе күтәрелде.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов җәмәгать урыннарында сукбай этләрнең агрессивлыгы турында барлык хәбәрләргә һәм сигналларга оператив рәвештә чаралар күрергә кушты. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә әйтте.
Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр башлыкларына хайваннарга кагылышлы мәсьәләләрдә дәүләт вәкаләтләрен тулысынча гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кушты һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү, сукбай этләрнең кешеләргә һөҗүмен булдырмау мәсьәләсен күтәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Без еш кына хуҗасыз этләргә карата дөрес булмаган гамәлләр кылынуы турында сөйләшәбез, әмма карагыз әле, этләр һөҗүменә дучар булган кешеләр, балаларга ниләр булганын күрегез. Хәтта сез өлкән кеше булсагыз да, һөҗүм иткәндә түгел, ә 5-6 сукбай эт якынлаша башласа да, үз-үзегезне ничек тотарсыз? Ә хатын-кызга нишләргә, балага нишләргә? Бу бит коточкыч. Йортсыз хайваннарга кагылышлы күп кенә очраклар матбугатка барып җитми. Кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы кешеләр бу хакта сөйләшергә тиеш», — диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу атнада 27 гыйнвар көнне ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышында сукбай хайваннар санын тәртипкә салу мәсьәләсе күтәрелгән, тиешле бурыч куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз