news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

Узган атнада Татарстан сулыкларында 14 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган.

Миңнеханов суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты
tatarstan.ru

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү чараларын аерым контрольгә алырга кушты.

Киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтә режимында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов сүзләренә караганда, су объектларында хәл киеренке кала. Узган атнада республика сулыкларында 14 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган. Аннан алдагы атнада 11 кеше батып үлгән, шул исәптән бер балигъ булмаган бала. 11 һәм 12 июльдә ял көннәрендә генә дә ун кеше, шул исәптән бер бала үлгән.

2020 ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 55 кеше, шул исәптән биш бала үлде. 2019 елның шул ук чорында 36 кеше (өч балигъ булмаган баланы да кертеп) вафат булган иде, дип белдерде докладчы.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы атна эчендә районнар буенча судагы профилактик, оештыру һәм гамәли чараларның үтәлешен анализлады. Барлык муниципалитетларда, Әтнә районыннан тыш, сулыкларда контроль һәм профилактика өчен җыелма мобиль патруль төркемнәре оештырылды. Барлыгы 161 төркем төзелде, ул 484 кешене үз эченә ала.

Шул ук вакытта төбәктәге су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозган өчен 45 кеше җаваплылыкка тартылган. Хәзер инде административ беркетмәләр 179 тәртип бозучыга төзелгән. Батып үлүчеләрнең яртысыннан артыгы исерек булуын исәпкә алып, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренгән өчен 40 кеше җаваплылыкка тартылган, диде Кадамов.

Татарстан Президенты су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре аерым игътибар таләп ителүен искәртте. Ул шулай ук җәмәгать урыннарында хәмер эчү белән бәйле хокук бозуларны булдырмау кирәклегенә аерым игътибар итте.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен татарстанлыларны моторлы көймәләрне, су мотоциклларын, катерларны һәм башка йөзү чараларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык чараларын үтәүләрен катгый күзәтеп торырга өндәде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100