Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов «Стрижи» төркеме пилотлары белән Казанда чыгыш ясар алдыннан очрашачак
Россиянең иң яхшы очучылары Казанда Миг-29 истребительләрендә югары пилотаж фигураларын күрсәтәчәк.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җомга көнне «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәмендә катнашачак Россия Хәрби-һава көчләре югары пилотажының «Стрижи» төркеме пилотлары белән эшлекле очрашу уздырачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Бәйрәм программасы турында сөйләгәндә, быел чарада кече һәм авыр стратегик авиация һава судноларының, пилотсыз очу аппаратларының очышлары, шулай ук Ан-2 самолетыннан парашютчылар сикерүе булачак, диде Галимова.
«Казансу елгасы акваториясе өстендә «Миллениум» күпереннән алып Ленин дамбасына кадәр 200-800 метр биеклектә сугышчан машиналар очышы булачак. Алар - көчле тавышлы Ту-160 стратегик бомбардировщигы, Ту-95МС турбовинтлы стратегик бомбардировщигы һәм Ту-22М3 ракетоносецы. Бәйрәмне Россия Хәрби-һава көчләре югары пилотажының Миг-29 күпмаксатчан истребительләрендә «Стрижи» пилотаж төркеме чыгышы дәвам итәчәк. Иртәгә иртән Рөстәм Миңнеханов пилот төркеме - бу бәйрәмгә Казанга килүчеләр белән очрашып сөйләшергә планлаштыра», — диде Галимова.
«Мин күкне сайлыйм!» бәйрәм чарасы 2020 елның 25 июлендә 15.00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Чара Россия һава флоты көненә багышланган. Авиация бәйрәме ел саен Казанда меңләгән кешене җыя, алар арасында кече һәм зур авиация белгечләре, авиация тармагы ветераннары, авиация белгечлекләре студентлары, мәктәп укучылары, Казан халкы һәм кунаклары — күккә битараф булмаган барлык кешеләр була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз