Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет утырышында булды
Россия Президенты каршындагы совет утырышы Владимир Путин рәислегендә узды.
(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышында катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Совет утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Социаль һәм икътисади өлкәләрдә илкүләм проектларны үтәү нәтиҗәләре турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Татьяна Голикова, Ольга Голодец, Антон Силуанов һәм башкалар чыгыш ясады.
Утырышта актуаль проблемалар турында фикер алышуда гадәттәгечә Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре, иҗтимагый һәм бизнес берләшмәләр, эре компанияләр һәм корпорацияләр җитәкчеләре катнашты.
Шулай ук актуаль мәсьәләләрне карауда катнашу өчен Россия Федерациясе Дәүләт Советында юнәлеш эш төркемнәре җитәкчеләре булган федерация субъектлары башлыклары да чакырылган иде.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының Россия шәһәрләрендә торак базарын формалаштыру һәм яшәү өчен уңайлы тирәлек формалаштыру мәсьәләләре буенча эш төркемен җитәкли.
Утырышны ачып, Владимир Путин искәрткәнчә, бер ел элек илкүләм бурычлар һәм стратегик үсеш максатлары турында Указ имзаланган, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эше башлап җибәрелгән, болар илнең, барлык федерация субъектларының социаль һәм икътисадый тармагы өчен аерым әһәмияткә ия. Путин сүзләренчә, бу чаралар иң беренче чиратта кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз