Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Спорт манежлары Татарстанга дөнья футболына керергә мөмкинлек бирәчәк
Республикада 11 меңнән артык спорт объекты ачылды, халыкның яртысыннан артыгы спорт белән актив шөгыльләнә.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Ябык манежлар төзелеше Татарстанга дөнья дәрәҗәсендәге футбол йолдызларын тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа шәһәрендә «Импульс» спорт залында әйтте.
«Без быел дүрт ябык футбол манежын тапшырачакбыз. Без барыбыз да футбол яратабыз, әмма бездә җәй кыска. Бразилиялеләр белән ярышу өчен инфраструктура кирәк, шуңа күрә без дөнья чемпионатларында уңышлы чыгыш ясаучы Исландия тәҗрибәсен өйрәндек. Алар ябык манежлар ясадылар һәм анда шөгыльләнәләр. Тиздән Татарстан да дөнья футболында лаеклы тәкъдим ителәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты сүзләренчә, республика хакимияте башка спорт төрләре турында да онытмый. Соңгы елларда 48 боз сарае, 230 бассейн төзелде.
«Татарстанда 11 меңнән артык спорт объекты бар, республика халкының яртысыннан артыгы спорт белән актив шөгыльләнә», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз