news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов социаль челтәрләрдә язылучыларын һава торышы начарлану турында кисәтте

«Юлларда сак булыгыз!» — дип язган республика җитәкчесе Instagram, Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә язылучыларын көчле кар яву турында кисәтте.

«Синоптиклар Татарстанда буран фаразлый. Юлларда, бигрәк тә төнге вакытта сак булыгыз. Юлларда сак булыгыз!» — дип язган республика җитәкчесе Instagram, Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге шәхси сәхифәләрендә.

Язылучылар комментарийларда: «Безнең Президентыбыз һава торышы турында, синоптикларга караганда да тизрәк кисәтә!», «Кисәтү өчен рәхмәт белдерәбез!» — дип җавап бирде.

Элегрәк «Татар-информ» МА КФУ профессоры казанлыларны аномаль җылылык һәм кар явуы турында кисәтте, дип хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot